+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2021, 18:10

Сайлауларны Иҗтимагый күзәтү үзәге ачылды

16 сентябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында сайлаулар барышын Иҗтимагый күзәтү үзәген рәсми ачу уңаеннан матбугат конференциясе узды.

Сайлауларны Иҗтимагый күзәтү үзәге ачылды
Сайлауларны Иҗтимагый күзәтү үзәге ачылды

Видеокүзәтүнең максаты – сайлау көннәрендә республика масштабында хокук бозуларны кисәтү, аларны ачыклау һәм вакытында җавап бирү. Шундый ук үзәкләр Русиянең башка төбәкләрендә дә ачыла.

Иҗтимагый күзәтү үзәге һәм Иҗтимагый штаб эше турында тавыш бирү көннәрендә сайлауларны күзәтү буенча республика Иҗтимагый штабы җитәкчесе, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина сөйләде.

Иҗтимагый күзәтү үзәге 17 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 19 сентябрьгә кадәр, тавыш бирү йомгаклары турында протоколлар төзелгәнче һәм Башкортстанның барлык территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан йомгаклау утырышлары уздырылганчы, тәүлек буе эшләячәк.

Үзәктә 8 зур экран урнаштырылган, аларда сайлау участокларындагы күзәтү камераларыннан туры трансляция оештырылачак. Шулай ук үзәк 20 автоматлаштырылган эш урыны белән тәэмин ителгән. Теге яки бу сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтеп тору реаль вакыт режимында мөмкин булачак. Видеотрансляцияне техник яктан тәэмин итү «Ростелеком» җәмгыяте филиалы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

- Кызыксынучылар Иҗтимагый күзәтү үзәгенә килергә һәм сайлау процессының ничек баруын, теге яки бу участокта ниләр барганын карарга мөмкин. Видеоархив ел дәвамында сакланачак, - дип билгеләде Ольга Панчихина.

Сайлауларда видеокүзәтү тәртибе белән Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов таныштырды.

Видеокүзәтүнең техник яктан тәэминаты һәм сайлау участокларындагы видеокүзәтү камераларыннан өзлексез онлайн-трансляцияне тәэмин итү турында "Ростелеком" җәмгыяте филиалы булган “Башинформсвязь”нең техник директоры Илгиз Баекенов сөйләде.

Иҗтимагый күзәтү үзәгендә “антиковид” чараларын үтәү кагыйдәләре белән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Лариса Кульдюшова таныштырды.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында үзәккә кергәндә битлекләр бирү, термометрия оештырылачак. Бина тиешле нормаларга ярашлы дезинфекцияләнәчәк һәм җилләтеләчәк.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: