-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
16 сентябрь 2021, 10:55

Сайлауларны күзәтү буенча Call-үзәк эшли башлый

17-19 сентябрьдә, төрле дәрәҗәдәге сайлаулар көннәрендә, Башкортстанда тавыш бирү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Call-үзәк эшләячәк.

Сайлауларны күзәтү буенча Call-үзәк эшли башлый
Сайлауларны күзәтү буенча Call-үзәк эшли башлый
Шалтыратулар 17 һәм 18 сентябрьдә - 8.00-20.00 сәгатьләрдә, 19 сентябрьдә - 8.00-21.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Язма мөрәҗәгатьләр nabludatel102@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителәчәк.

Тавыш бирү барышында законнар бозылган, сайлау участогында стандарт булмаган хәл килеп чыккан очракта Сall-үзәккә шалтыратырга яисә электрон почтага язарга мөмкин.

Шалтыратуларны кабул итү өчен бушлай күпканаллы номер - 8 (347) 280-89-90.

Линиядә сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб әгъзалары, шулай ук “Гражданнар контроле” ассоциациясенең Башкортстан төбәк бүлегенең профессиональ юристлары кизү торачак.

Шулай ук тавыш бирү көннәрендә иҗтимагый штабның мобиль төркемнәре эшләячәк, алар сайлау участокларына барачак һәм, сайлау законнары яисә конфликтлы хәлләр туган очракта, аларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сез түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә аласыз: (347) 218-17-74. Иҗтимагый штаб җитәкчесе - Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: