+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 12:15

Башкортстанда сайлаулар 1320 камера объективында уза

Илдәге сайлау участокларында барлыгы 100 меңнән артык яхшы сыйфатлы камералар урнаштырылган.

Башкортстанда сайлаулар 1320 камера объективында уза
Башкортстанда сайлаулар 1320 камера объективында уза
Сайлау участокларында видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Илдәге сайлау участокларында барлыгы 100 меңнән артык яхшы сыйфатлы камералар куелган. Камералар, тавыш бирүнең өч көнендә дә, тәүлек буе эшли һәм тавыш бирүнең бөтен процессын яза. Участоклардан видеотрансляцияне күзәтү буенча иҗтимагый штабларда теләгән һәркем карый ала, алар һәр төбәктә бар.
 

Бүген республиканың сайлау участокларында 23 меңнән артык күзәтүче, 500дән артык журналист эшли. Шулай ук 1320 камера урнаштырылган.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов сүзләренә караганда, республикада тавыш бирү процессының үтәкүренмәлелеген тәэмин итү өчен барысы да эшләнгән.

Марат Гадилов шулай ук аерым территорияләрдә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен аларга күчмә участоклар оештырылуын билгеләп үтте. Башкортстанда 230 сайлау участогы санлы сайлау бюллетеньнәре комплексын кулланып эшләячәк.

Сайлау участокларында эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар биреләчәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: