-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 10:34

Башкортстанда сайлаулар үтәкүренмәле режимда уза

Бүген республикабызда сайлаулар старт алды. Аларда 500 меңнән артык күзәтүче эшли.

Башкортстанда сайлаулар үтәкүренмәле режимда уза
Башкортстанда сайлаулар үтәкүренмәле режимда уза

Быел, әйткәндәй, күзәтүчеләр саны, башка елларга караганда, ике тапкыр диярлек арттырылды. Мисал өчен, Дәүләт думасына 2016 елда узган сайлауларда 264 мең күзәтүче катнашкан иде.Барлык участокларда да сайлауларда катнашучы 14 партиядән һәм оппозиция партияләреннән күзәтүчеләр бар. Күзәтүчеләр арасында танылган блогерлар да теркәлгән.Күзәтүчеләр сайлауларның өч көнендә дә участокларда эшләячәк. Алар чара барышын телефоннарына төшерә һәм социаль челтәрләргә урнаштыра.- Дүртөйле районында барлык сайлау участоклары да бернинди тоткарлыксыз үз эшен башлады, - дип уртаклашты территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров. - Халык бик актив: иртән участоклар ачылгач та яше-карты тавыш бирергә агыла башлады. Сайлаучыларның һәркайсына медицина битлеге, пирчәткәләр, ручка бирәбез. Күңелле бонус рәвешендә шәһәребезнең 12 кибетендә ташламалы хак белән азык-төлек һәм башка төр товарлар алыр өчен купоннар таратыла. Сайлау участокларының барысында да күзәтүчеләр эшли. Быел аларның саны 331 кеше тәшкил итә.

Фото: И.Шәйнуров.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: