Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 14:49

Бер үк кешенең төрле имзалары

Уфада “Гадел Русия”нең кайсы күзәтүчеләре чын булуын ачыклыйлар.

Бер үк кешенең төрле имзалары

Уфа шәһәренең Ленин районы территориаль сайлау комиссиясе республика Үзәк сайлау комисиясенә хат белән мөрәҗәгать иткән. Анда участок сайлау комиссияләре “Гадел Русия - Патриотлар - Хакыйкать өчен” партиясе Партия Үзәк Советы Президиумының тавыш бирү хокукы булган сайлау комиссияләре әгъзаларын билгеләү турында карарында бер үк кеше – С. М. Мироновның култамгалары төрле булуы турында белдерелә.
Район комиссиясе әгъзалары сайлау берләшмәсенең нинди карарларын дөрес дип санаувын аңлатуын сорыйлар.
Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина әлеге хәл партия эчендәге аңлашылмаучанлыкка бәйле, партия әгъзалары арасында эш килешенеп эшләнмәгән дип, белдергән иде.

Автор:Алсу Нуриманова