+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 09:15

“Без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз”

Бүген иртәнге сәгать сигездә Кырмыскалы районында 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.

“Без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз”
“Без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз”

Район үзәгендәге “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасында урнашкан 2289нчы сайлау участогы ачылуын түземсезләнеп көткән кешеләр дә бар иде. Күпләренә эшкә китәргә кирәк, шуңа да алар иң тәүдә гражданлык бурычларын үтәргә карар иткән. Менә Светлана һәм Дмитрий Жилиннар да бирегә эшкә барыр алдыннан, тәүгеләрдән булып килделәр.- Без һәрвакыт бергә йөрибез, бер генә сайлаудан да читтә калган юк. Балаларыбызга да мондый чараларның мөһимлеген аңлатырга тырышабыз. Хөкүмәтебез сайлау мөмкинлеге бирә икән – һәркем үз фикерен белдерергә тиеш. Без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз бит. Кичтән бергәләп кем һәм нинди партия өчен тавыш бирәчәгебез турында сөйләштек. Өлкән улыбызга 16 яшь, барысын да аңлый, - ди Светлана Фәнис кызы, тавыш биреп чыкканнан соң.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: райондагы сайлау участокларын техник җиһазландыру елдан ел яхшыра бара. Шулай, тавыш бирү өчен тәгаенләнгән 16 бинада видеокамералар урташтырылган, 4сендә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) эшли. Мондый корылма 2289нчы сайлау участогында да бар.Төрле сәбәпләр белән сайлауга килә алмаучыларның йортларына сайлау участоклары әгъзалары үзләре барачак. 2289нчы сайлау участогы рәисе урынбасары Әлфия Бәдриева билгеләвенчә, әлеге участокта өч көн дәвамында 1073 кеше тавыш бирәчәк, шулай ук 98 кеше комиссия әгъзаларына йортларына килү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Алар арасында өлкәннәр генә түгел, бәләкәй балалары булган әниләр дә бар. Комиссия әгъзалары мөрәҗәгать итүчеләрнең уңайлы вакытын исәпкә алып, график төзегән. Шул ук вакытта 19 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр гаризалар кабул ителәчәк әле.Сайлауның беренче көне районда яхшы башланып китте. Кырмыскалылылар һәрвакыттагыча активлык күрсәтә. Иртән-иртүк сайлау участокларындагы җанлылык та шул хакта сөйли.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: