+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 14:30

Чит ил вәкилләре сайлауны оештыруга югары бәя бирде

Германия Федератив Республикасының Бундестаг депутаты Штефан Койтер беренче сайлау участогында ук тавыш бирү процедурасын оештыруны югары бәяләде.

Чит ил вәкилләре сайлауны оештыруга югары бәя бирде
Чит ил вәкилләре сайлауны оештыруга югары бәя бирде

74нче сайлау участогы (Машина төзүчеләр сарае) барлык таләпләргә җавап бирә, дип билгеләде белгеч. Чит ил делегациясен икеләтә санитар эшкәртү һәм термометрия процедурасы көтә иде. Биредә һәр катта иминлек чаралары. Алга таба чит ил экспертлары тавыш бирүнең бөтен процессын өйрәнде. Сайлаучылар кайда бюллетень ала, тавыш бирү кабиналары һәм урнасы ничек оештырылган. Халыкара экспертларны барысы да кызыксындырды. Хәтта Русиядәге хезмәттәшләренең фикере дә. Койтер әфәнде Уфа күзәтүчеләрендә шикаятьләр булмадымы дип кызыксынды. Моңа барысы да хокук бозуларсыз уза дигән җавап алды.

Сайлау участогында оештыру тиешле барлык таләпләргә җавап бирүе турында Никарагуа Республикасы Югары сайлау советы магистраты Альма Нубия Бальтодано Марсенаро да белдерде. Эксперт билгеләп үткәнчә, бөтен процесс сайлаучылар өчен бик аңлаешлы оештырылган.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: