17, 18 яки 19 сентябрьдә, сайлау көннәренең берсендә, тавыш биргән төбәк халкы үз сайлау участокларында ташлама белән товарлар сатып алырга яки хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирүче “Рәхмәт” акциясенең махсус беләзеген ала алачак.
Тавыш бирүчеләрнең барысын да төрле аудиториягә: балаларга да, үсмерләргә дә, өлкәннәргә дә кирәк булачак төрле товарлар һәм хезмәтләр өчен ташламалар көтә. Акциянең барлык партнерлары исемлеге https://рахмат102.рф/ махсус сайтында урнаштырылган, барлыгы алар - 900 оешма.
Ташламалар алырга мөмкинлек бирә торган браслетлар саны чикләнгән. Аларны сайлау участокларында бирәчәкләр. Димәк, элек тавыш бирергә килгән сайлаучылардан беләзекләр алу мөмкинлеге күбрәк.
Аерым алганда, Уфа һәм Стәрлетамакта үз бонусларын өч көн: 17,18,19 сентябрьдә, Туймазы районында - 18 һәм 19 сентябрьдә, Салават, Сибай, Октябрьский, Нефтекама, Бөре, Благовещен, Уфа районында 19 сентябрьдә алырга була.
Фото: bashinform.ru