-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 17:30

Игорь Комаров Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты

17 сентябрьдә Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Дәүләт думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты.

Игорь Комаров Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты
Игорь Комаров Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты

Вәкаләтле вәкил Түбән Новгородта Кузьма Минин исемендәге дәүләт педагогия университеты бинасында урнашкан 2552нче сайлау участогында тавыш бирде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тулы вәкаләтле вәкил болай диде: "Бүген иртән бөтен Идел буе федераль округы буенча 22,5 мең сайлау участогы эшли башлады. Эш план буенча бара, барлык иминлек таләпләрен, шул исәптән санитар-эпидемиология таләпләрен дә үтәп. Төбәкләрдә тавыш бирүнең барлык гражданнар өчен уңайлы формада, үтәкүренмәле һәм легитим булуына зур игътибар бирелде. Минемчә, барлык сайлаучыларның да участокларга килү, үз киләчәге өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар".

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: