+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 10:15

Инвалидлар махсус участокларда тавыш бирә ала

Уфада "Crowne Plaza" кунакханәсе мәйданчыгында "Сайлаулар-2021" иҗтимагый матбугат үзәге эшли. Биредә эш республикада сайлау участокларын ачу белән бергә 08.00 сәгатьтә башланды һәм сайлауларга билгеләнгән өч көндә - 17, 18, 19 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Инвалидлар махсус участокларда тавыш бирә алаИнвалидлар махсус участокларда тавыш бирә ала
Инвалидлар махсус участокларда тавыш бирә ала

Халыкның аз мобильле төркемнәрен тавыш бирүне оештыру турында брифинг узды. Спикерлар: республика Хезмәт һәм хплыкны социаль яклау министрлыгы вәкиле Юльвина Исмәгыйлова һәм Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Елена Лысова.

Министрлык мәгълүматы буенча, ике участок Уфада - медицина колледжы бинасында һәм Кустарная урамындагы инвалидларның иҗат үзәгендә, Бәләбәйдә, Белоретта һәм Стәрлетамакта урнашкан. Монда күрү сәләте буенча һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар тавыш бирә ала. Шулай ук инвалидның теләге буенча аның өенә сайлау комиссиясе әгъзалары килергә мөмкин.

Уңайлы мохит таләпләре башка участокларда да максималь җайлаштырылган - анда пандуслар яки махсус менү-төшү урыннары урнаштырылган.

Республикада барлыгы 240 мең инвалид бар, шуларның 8 меңе - күрү сәләте буенча.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас