20 сентябрьдә 104 яшен билгеләүче Сабирҗан Әсфәндияровның гомерендә бу ничәнче сайлаудыр – анык кына әйтеп тә булмый. Менә берничә ел гына сайлау участогына үзе бара алмый. Ветеран билгеләвенчә, бер генә сайлаудан да читтә калганы булмаган. Менә хәзер дә өйләреннән чыгып йөри алмаган кешеләр өчен шундый мөмкинлек булдырган өчен бик рәхмәтле ул.
- Сайлау көнен әтиебез көтеп йөри иде. Олы яшьтә булуына карамастан, телевизор карый, гәзит укый, бүгенге тормыш белән кызыксынып яши. Үзе янына сайлау комиссиясе әгъзаларының киләчәген дә белә иде, аларны көтеп алды. Берьюлы үзебез дә йортта гына тавыш бирәбез, олы кешене калдырып чыгып китеп булмый, - ди ветеранның кызы Гүзәл апа.
Сабирҗан Әсфәндияров хәрби хезмәтен тутырып кайтырга йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана, беренче көннәреннән үк илебез азатлыгы өчен көрәшкә баса. Берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, каты яралана, бер күзен югалта. Уч эченнән исән чыгып, туган якларына кайтырга, гаилә корырга, балалар үстерергә, озын матур һәм бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп була Сабирҗан Зиннәт улына. Аның барлык хезмәт биографиясе урындагы колхоз белән бәйле.
Әлеге вакытта авылның хөрмәтле һәм иң озын гомерле ветераны кызы Гүзәл һәм кияве Риф тәрбиясендә яши. Картлык үзенекен итсә дә, бирешми әле Сабирҗан бабай, үз зиһенендә. Әнә илебез өчен мөһим вакыйгада катнашуга да бик җитди карый. Икече гасырны ваклавына карамастан, иң тәүдә бюллетеньнәр белән танышты, тыныч кына укып чыкты һәм тиешле урыннарга тамгаларны да куйды.
“Мине зурлап килгәнегез өчен рәхмәт, иң мөһиме - илләребез тыныч, имин булсын!”, - дигән теләктә ул. Ә бу сүзләрнең нинди әһәмияткә ия булуын ул яхшы белә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.