-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 14:24

Ольга Панчихина: "Эсэрлар күзәтүчеләре белән килеп туган хәл – партия эчендә килешеп эшләмәү билгесе ул"

Соңгы вакытта “Гадел Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә аңлашылмаучанлыклар күп булды.Соңгы вакытта “Гадел Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә аңлашылмаучанлыклар күп булды.

Ольга Панчихина: "Эсэрлар күзәтүчеләре белән килеп туган хәл – партия эчендә килешеп эшләмәү билгесе ул"
Ольга Панчихина: "Эсэрлар күзәтүчеләре белән килеп туган хәл – партия эчендә килешеп эшләмәү билгесе ул"

Бер ай дәвамында урындагы җитәкчелек, элекке башлыкның легитим булмаган рәвештә сайланганлыгын танып, берничә тапкыр үзгәрде. Бу хәл эсэрларның күзәтүчеләр исемлеге төрлечә формалашуына китерде. Партиядән бер законлы вәкил урынына, һәр сайлау участогына берничә кеше мөрәҗәгать иткән.
“Гадел Русия”нең Башкортстан бүлеге экс-лидеры Юрий Игнатьев сүзләренә караганда, күзәтүчеләр исемлеге гыйнвар аенда ук формалаштырылып, документлар урындагы бүлекчәгә җибәрелгән.
Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина аңлатканча, әлеге хәл партия эчендәге аңлашылмаучанлыкка бәйле, партия әгъзалары арасында эш килешенеп эшләнмәгән. Ничек кенә булмасын: "Иң мөһиме – закон нормалары үтәлсен – сайлау участогында партиядән бер күзәтүче генә булырга тиеш".

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: