+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 18:45

Политологлар сайлауларга килүнең югары булуын фаразлый

Уфада "Crowne Plaza" кунакханәсе мәйданчыгында "Сайлаулар-2021" иҗтимагый матбугат үзәге эшли. Биредә эш республикада сайлау участокларын ачу белән бергә 08.00 сәгатьтә башланды һәм сайлауларга билгеләнгән өч көн эчендә - 17, 18, 19 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Политологлар сайлауларга килүнең югары булуын фаразлый
Политологлар сайлауларга килүнең югары булуын фаразлый

Иҗтимагый матбугат үзәгендә сясәтчеләр Владимир Савичев һәм Николай Евдокимов сайлау процессы турында фикер алыштылар.

Владимир Савичев фикеренчә, сайлаулар өч көн уза, ул сайлаучылар килүне арттырачак. Традицияләр көчле булган авыл районнарында ул аеруча актив булыр дип көтелә. Һәрхәлдә, килү 2016 елдагыдан ким булмаячак, дип ышана эксперт.

Коллегасы белән сәясәт белгече Николай Евдокимов өлешчә килешә. Ул сайлауга тавыш бирү өч көн дәвамында узуның йогынты ясавына ышанмаса да, килү 70 процент булыр, дип уйлый.

Фаразларга килгәндә, политологлар фикеренчә, югарырак рейтинг өлкән буын хуплаган партияләрдә булачак. Яшьләрнең бары тик 2 проценты гына сәясәт белән кызыксына, һәм бу яшь төркемдә сәяси активлык дәрәҗәсе башкаларныкына караганда түбәнрәк. Белгечләр, сайлау алды кампаниясе яшьләргә кагылмады диярлек, коммуникациянең башка формалары, традицион киң мәгьлүмат чаралары түгел, ә социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кирәк, диделәр. Шулай ук мәгълүмат бирү төре формаль булмаган һәм ирекле булырга тиеш.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: