+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 11:47

Премиягә кемнәр дәгъва итә?

Конкурска җибәрелгән эшләргә карата фикерләр 22 сентябрьгә кадәр кабул ителә.  

Премиягә кемнәр дәгъва итә?
Премиягә кемнәр дәгъва итә?

Башкортстан Хөкүмәте каршындагы комиссия 2021 елда журналистика өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә дәгъва итүчеләрнең эшләрен тикшереп, түбәндәге исемлекне билгеләде.

Алар арасында “Күгәрчен – ТВ” телестудиясенең баш мөхәррире Ринат Әлимгуҗин, юстиция өлкәсендә өлкән киңәшче Василий Иванов, журналистика ветераны Гөлфия Иделбаева (Юнысова), Әбҗәлил районының “Оскон” гәзите хәбәрчесе Рәмилә Истанбаева, Gorobzor.ru мәгълүмат-яңалык­лар басмасы хәбәрчесе Дарья Касьянова, “Исторический вестник БГМУ” гәзитенең баш мөхәррире Азат Кинҗә­булатов, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррир урынбасары Снежана Латыйпова, Башкортостан” гәзите хәбәрчесе Даян Мә­җитов, журналистика ветераны Гүзәл Нигъ­мәтова, “Тамыр” балалар-үс­мерләр телеканалы мө­хәррире Татьяна Никитина, Башкорт дәүләт медицина универ­ситетының “Медик” гәзите мөхәррире Азамат Рәхим­кулов, Башкортстан телевидениесендә дөнья күргән интерактив программалар редакция­сенең ял көне программалары бүлеге баш белгече Айгөл Усманова, “Башкортостан” гәзитенең үз хәбәрчесе Кәримә Усманова, Бөре районының “Победа” гәзите хәбәрчесе Оксана Хәйдәрова, туган якны өй­рәнүче, китап авторы Рәүф Шаһиев, “Стерлитамакский рабочий” гәзите хәбәрчесе Фаяз Йомагуҗин, “Зианчуринские зори” гәзите редак­циясенең иҗат коллективы: баш мөхәррир Виктория Куянова, хәбәр­челәр Гөлназ Гаделшина, Светлана Морзакаева, “Туймазы хә­бәрләре” гәзите редакциясенең иҗат коллективы: мәгълүмат бүлеге мөхәр­рире Анфиса Аитова, хәбәрчеләр Диана Насыйбуллина, Регина Миһ­ранова, Гүзәл Хәмидуллина, фото­хәбәрче Лилия Калантарян бар.
Комиссия иҗтимагый оешмаларны, хезмәт коллективларын һәм аерым кешеләрне 2021 ел өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителгән эшләр турында фикер алышуда катнашырга чакыра. Фикер­ләр, тәкъдимнәр һәм дәгъваларны матбугатта, телевидение һәм радио программаларында белдерергә яки электрон адреска җибәрергә мөмкин: za­ma­nova.z@bashkortostan.ru. Шулай ук, фикерләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450076, Уфа шәһәре, Ок­тябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 817нче бүлмә, Башкортстан Журналистлар берлеге, телефон-факс:
276-42-66. Конкурска тәкъдим ителгән эшләр буенча фикерләр 22 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: