-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 13:10

“Һәркем сайлауда катнашырга тиеш”

Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай вице-спикеры, "Бердәм Русия" партиясенең җәмәгатьчелек ярдәме штабы рәистәше Эльвира Аеткулова Уфа шәһәрендә 417нче сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауларга ул ире һәм кызы белән килде.

“Һәркем сайлауда катнашырга тиеш”
“Һәркем сайлауда катнашырга тиеш”
- Мин Уфада 417нче участокта тавыш бирәм. Монда иртүк кеше күп. Барлык иминлек чаралары үтәлә, участок сайлау комиссиясе әгъзалары битлекләрдә эшли, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова. - Башкалада Дәүләт думасы һәм шәһәр Советы депутатларын сайлыйлар. Шуңа күрә бер мандатлы округлар буенча кандидатлар өчен тавыш бирү өчен дүрт бюллетень алдым. Тавыш биргән кешеләр “Рәхмәт” акциясе браслеты ала.

Өч көн - 17, 18 һәм 19 сентябрьдә тавыш бирергә мөмкин. Сайлау хокукы булган һәркем аны һичшиксез тормышка ашырырга тиеш, дип саныйм.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: