+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 13:15

“Һәрвакыттагыча, тавыш бирергә беренче килдем”

- Тавыш бирүгә керешергә мөмкин! - дип иртәнге сәгать сигездә тантаналы рәвештә 175нче участок сайлау комиссиясе рәисе игълан итте, ул республика башкаласының Киров районында урнашкан.

“Һәрвакыттагыча, тавыш бирергә беренче килдем”
“Һәрвакыттагыча, тавыш бирергә беренче килдем”

175нче участокта иң беренче сайлаучы инде күп еллар бер үк - республика Дәүләт автоинспекциясенең элекке җитәкчесе, хәзер инде полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов.

- Мин бүген, һәрвакыттагыча, беренче булып тавыш бирергә килдем, - диде Динар Заһит улы.

Ачылганнан соң ярты сәгать узгач, халыкның күбесе эшкә барышлый гражданлык позицияләрен белдерергә ашыкты.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в