+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 13:24

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның колл-үзәге эшли

10.30 сәгатькә Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның колл-үзәгенә 8 шалтырату кабул ителгән. Бу турыда иҗтимагый штаб әгъзасы, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Мельников Иҗтимагый матбугат-үзәгендә узган брифинг барышында хәбәр итте.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның колл-үзәге эшли
Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның колл-үзәге эшли

Уфалылар “кайнар линия”гә үзләренә кирәкле участок сайлау комиссиясе (4 шалтырату) кайда урнашуы, даими теркәлү урыны булмаган очракта тавыш бирерү ничек гамәлгә ашырылуы, почта тартмаларына сайлауларга чакыру кәгазьләре куелмавы турында шалтыраткан. Миякә районыннан участок сайлау комиссиясендә санитар нормалар үтәлмәве турында шикаять килгән (хезмәткәрләр перчаткасыз паспортларны кулларына ала, ручкалар бирелми, комиссия әгъзалары үзләрен дорфа тота).
Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы Шамил Вәлиев Уфа сайлау участокларының берсендәге очрак турында хәбәр итү өчен колл-үзәккә шалтыраткан. Участок сайлау комиссиясендә хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган комиссия әгъзасы бер партиянең логотибы төшерелгән битлектә, моннан тыш, символика кулланган, әмма логотипсыз ике күзәтүче булган.
Шамил Вәлиев сүзләренә караганда, комиссия рәисе аның кисәтүенә оператив җавап биргән, комиссия әгъзасының битлеге алмаштырылган, шул рәвешле закон бозу бетерелгән.
Бер шалтырату Уфадан сайлау процессын мониторинглау, сайлауларда закон бозуларны бетерү максатында булдырылган “НОМ” ассоциациясенең мобиль кушымтасы эшенә бәйле булган. Бу кушымтада гражданнар һәм күзәтүчеләр үз мөрәҗәгатьләрен калдыра ала.
Евгений Мельников хәбәр итүенчә, штаб юристлары мөрәҗәгать итүчеләргә тулы җаваплар биргән, колл-үзәк эше штат режимында алып барыла.
Ул шулай ук, Иҗтимагый күзәтү үзәгендә булуын белдерде, видеостендта тавыш бирүнең актив узуы күренә, республика халкы участок сайлау комиссияләренә килә һәм сайлаулар әлегә аерым игътибарны таләп итәүче вакыйгаларсыз, тыныч бара.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: