+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2021, 16:55

Транспорт үзәкләрендә сайлау ничек уза?

Уфада "Crowne Plaza" кунакханәсе мәйданчыгында "Сайлаулар-2021" иҗтимагый матбугат үзәге эшли. Биредә эш республикада сайлау участоклары ачылу белән бергә 08.00 сәгатьтә башланды һәм сайлауларга билгеләнгән өч көн эчендә - 17, 18, 19 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Транспорт үзәкләрендә сайлау ничек уза?
Транспорт үзәкләрендә сайлау ничек уза?

Шушы өч көн эчендә журналистлар, блогерлар халыкка сайлау барышы, участоклардагы хәл турында мәгълүмат бирәчәк, экспертлар, политологлар һәм хокук яклаучыларны сораштырачак. Иҗтимагый матбугат үзәге эшендә үзәк урын брифингларга бирелгән, алар кысаларында политологлар, Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, сәяси партияләр журналистларның сайлауларга кагылышлы төрле темалар буенча сорауларына җавап бирә.

«Сәяси партияләрнең икътисади программалары: популизммы яки кулланмамы?» дигән фикер алышуда сәясәт белгечләре Азат Янгиров, Всеволод Спивак, Денис Чувилин катнаштылар.

Транспорт үзәкләрендә сайлау участокларының эше турында Уфа аэропорты вәкилләре Денис Никитин һәм тимер юл вокзалы вәкилләре Артем Чирко сөйләделәр.

Вокзалда вакытлыча сайлау участогы эшли, анда Уфа аша узучы транзит пассажирлар, шулай ук вокзал хезмәткәрләре һәм тәэминат предприятиесе хезмәткәрләре тавыш бирә ала. Артем Чирко сүзләренчә, килү дәрәҗәсе югары, кешеләр сайлауларга актив килә.

Аэропортта да шундый ук участок ачылган. Монда Уфадан очып китүче пассажирлар, шулай ук транзит пассажирлар тавыш бирә ала. Денис Никитинның сүзләренә караганда, иртәдән бу мөмкинлектән 23 кеше файдаланган. Шулай ук үз участогында аэропорт хезмәткәрләре дә тавыш бирә.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: