-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 16:49

Арытаба да гаиләләргә игътибар зур булсын!

"Без шуның өчен тавыш бирәбез", - ди сайлаучы.

Арытаба да гаиләләргә игътибар зур булсын!
Арытаба да гаиләләргә игътибар зур булсын!

Тәтешле районының Аксәет авылында яшәүче Гадилә Ибраһимова - дүрт бала анасы. Ире Харис Хәсән улы белән һәр баласын укытып, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Кечкенәләре Ринат бүген студент, әти-әнисен яхшы билгеләр белән сөендерә.

- Хөкүмәтнең күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күрсәткән игътибары зур. Балаларга, гаиләләргә кагылышлы яңалыклар күп - башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату, пандемия вакытында һәр балага бүленгән 10 мең сум акча, быел бу түләүләрнең мәктәп укучылары өчен кабатлануы, балалар өчен бирелгән больничныйга карата үзгәрешләр - барысы да гаиләләрнең иминлеге өчен кабул ителгән чаралар. Алга таба да хөкүмәт гаиләләргә, аналарга, балаларга карата игътибарны киметмәс, дип ышанам. Без шуның өчен тавыш бирәбез, - ди күпбалалы ана.

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор фотосы.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: