-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 17:31

Барлык яхшылык - балаларга, барлык өмет тә аларда

"Сайлау-2021" матбугат үзәгендә журналистар өчен билгеле җәмәгать эшлеклеләре катнашлыгында сайланучылар белән даими рәвештә брифинглар оештырыла.

Барлык яхшылык - балаларга, барлык өмет тә аларда
Барлык яхшылык - балаларга, барлык өмет тә аларда

Чираттагы сөйләшүгә Русия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат - республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова һәм Уфа шәһәре Советына депутатлыкка кандидат, табибә, җәмәгать эшлеклесе Фәйрүзә Латыйпова килделәр.

Билгеле булуынча, Фәйрүзә Латыйпова күп еллар яңа туган балаларда гариплек мәсьәләләре, аны булдырмау өчен барлык көчен сала, әлеге мәсьәләләр белән югары һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнә.

"Кызганычка каршы, безнең республикада инвалидлар күп, алар арасында яңа туган балаларның да булуы кызганыч. Минем эшчәнлек аларның санын киметүгә юнәлтелә. Әгәр шәһәр Советына депутат булып үтсәм, бу эшне югарырак дәрәҗәдә хәл итеп булыр дип өметләнәм. Шуңа күрә сайлауда катнашам һәм җиңүгә өмет итәм".

Республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова, Дәүләт думасына сайлана калса, моңа кадәр туплаган тәҗрибәсен игелекле эшләрдә файдланырга уйлый.

"Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак үзеңне күрсәтү өчен ике срок бирелә. Әмма киләчәктә дә бу юнәлештә эшләргә теләк бар, моның өчен Дәүләт думасында депутат булу максатларга юлны кыскартыр дип уйлыйм", – диде ул.

Ул, шулай ук, республикада күптән түгел яшүсмерләр футболкасына язылган начар сүзләргә кагылышлы низаг турында да тискәре фикерен бедерде. Тиздән бу эш судта каралачак икән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: