+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 16:42

Башкортстанга Европадан караш

Русиядә Дәүләт думасына депутатлар сайлау дәвам итә. Сайлау участокларын урындагы күзәтүчеләр генә түгел, чит иллләрдән килүчеләр дә контрольдә тота.

Башкортстанга Европадан караш
Башкортстанга Европадан караш

Аерым алганда, тавыш бирүнең икенче көнендә, 18 сентябрьдә, Башкортстандагы сайлау участокларында Словакиядән делегация – Европа парламенты әгъзасы Мирослав Радачовский һәм аның улы, Европа парламенты советнигы Михал Радачовский булдылар. Күргәннәре турында уйлары, хис-кичерешләре белән кунаклар «Сайлаулар төне-2021» матбугат үзәге эше кысаларында уртаклашты.

Чит ил күзәтүчеләре Уфадагы өч сайлау участогында булган. Кунаклар республика сайлауларын югары бәяләде. Беренче чиратта, алар Русиядә онлайн тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Бу - алгарыш күрсәткече, дигән фикердә алар.

Словакия делегациясе башка илләрдә: Украинада, Молдавиядә, Чехиядә дә сайлауларда булган. Мирослав Радачовский билгеләп үткәнчә, Русиядә сайлаулар законлы, үтәкүренмәле һәм демократик шартларда үтә.

Фото:bash.news

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: