+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 16:46

Хезмәт ветераны сайлауга дөрес бәя бирә

Без сайлауда үз фикеребезне белдерәбез, ди ветеран.

Хезмәт ветераны сайлауга дөрес бәя бирә
Хезмәт ветераны сайлауга дөрес бәя бирә

Краснокама районының Яңа Нугай авылындагы 2372нче сайлау участогында тавыш бирүчеләр арасында тыл ветераны Нәсимә Галиева да бар.

- Без илнең төрле чагын күрдек, сугышны да, тергезү елларын да кичердек. Бүгенге тормышыбыз ожмахка тиң, кибетләрдә барлык нәрсә дә бар, авыллар төзек, өстәлебез мул, тормышыбыз җитеш. Пенсия алабыз, хөкүмәтнең кайгыртуын тоеп яшибез. Сәясәттән читтә калып булмый, илдәге, чит илләрдәге хәлләр белән танышып барабыз. Теләгебез бер - сугыш булмасын. Алга таба да илебезнең чәчәк атуын теләп, илләр тыныч булсын дигән теләк белән сайлауга без үз тавышыбызны бирергә киләбез. Без тавыш биргән депутатлар, сәяси партиялар илне дөрес юлдан алып барсын! - ди Нәсимә Гомәр кызы

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор фотосы.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: