-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 11:13

Кичә Аэропорт бистәсендә 200дән артык кеше тавыш биргән

Бистәдә яшәүчеләр, аэропорт хезмәткәрләре һәм исәптән төшү таныклыклары булган гражданнар, шул исәптән пассажирлар өчен әлеге бистәдә 123нче сайлау участогы оештырылды.

Кичә Аэропорт бистәсендә 200дән артык кеше тавыш биргән
Кичә Аэропорт бистәсендә 200дән артык кеше тавыш биргән

Участок сайлау комиссиясе рәисе Надежда Красильникова хәбәр итүенчә, 17 сентябрь нәтиҗәләре буенча ике йөздән артык сайлаучы үзләренең гражданлык бурычын үтәгән. Тавыш бирүчеләрнең төп өлеше – предприятие хезмәткәрләре, алар агымдагы елда җитештерү процессыннан аерылмыйча тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды.

Тавыш бирү участогы Уфа шәһәре, Төзүчеләр урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан. Ул күчермә тартмалар, тавыш бирү кабиналары, кирәкле җиһазлар, сейфлар, видеокүзәтү чаралары, металл детекторлары белән тәэмин ителгән. Участок сайлау комиссиясе әгъзаларының һәм сайлаучыларның санитар-эпидемиологик хәвефсезлеген тәэмин итү өчен участокларда тиешле шәхси саклану чаралары кулланыла. Шулай ук тавыш бирү уңайлы булсын өчен аэропортның вокзал алды мәйданыннан сайлау участогына кадәр автобус элемтәсе оештырылган.

Сайлауларны оештыруга аэропорт хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Аэропорт поселогындагы сайлау участогында 7 кеше эшли, ә 12 кеше республика буенча башка сайлау участоклары эшендә катнаша.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: