– Кичә төшке аш вакытында һәм кичке биштән соң сайлаучылар күп булды, – дип билгеләде Елена Васильевна. – Шундый очрак булды: участокка барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясе белән авыручы гаилә шалтыратты. Без аларның сайлау хокукын гамәлгә ашырудан баш тарта алмадык, шуңа күрә күчмә урна һәм тавыш бирү өчен махсус шәхси пакеты булган хезмәткәрне җибәрдек.
Комиссия әгъзасы анда барганда барлык саклык чараларын да үтәгән: саклану костюмы кигән, фатирга кермәгән, урнаны ишеккә элгән, барлык әйберләрне дә дезинфекцияләгән.