+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 14:40

Мөрәҗәгатьләр җавапсыз калмый

Республика белән идарә итү үзәгенә төрле мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә.

Мөрәҗәгатьләр җавапсыз калмый
Мөрәҗәгатьләр җавапсыз калмый

“Хөрмәтле Радий Фәритович! Минем ике балам бар, без өченче бала көтәбез. Миңа йөклелек буенча яңа пособие бирүдән баш тарттылар, документларны кабат тапшырдылар. Шулай ук декрет түләүләре ала алмыйм. Зинһар, ярдәм итегез!” — Бакалы районыннан Белла Гыйматованың шундый мөрәҗәгате 2021 елның 26 августында "Инцидент-менеджмент" системасына эләккән.

Хатын-кызга пособие бу мәсьәләгә Республика белән идарә итү үзәге катнашлыгыннан соң билгеләгән. Бу хәл техник хаталар аркасында килеп чыккан булган.

“Түләүләр турында хәбәрләр еш кына безнең системага эләгә. Шуңа күрә без, Башкортстан Прокуратурасы, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан коллегалар белән бергә 2021 елның 30 июнендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр түләү буенча чат-бот эшләтеп җибәрдек, — дип язалар Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрдәге битендә. — Онлайн-консультант җаваплары социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр нигезендә әзерләнгән, алар безнең системалар - «Инцидент-менеджмент» һәм кире элемтә платформасы аша керә.

Чат-бот өчен сылтама: https://t.me/posobie3_7_02_bot”
Башкортстан Прокуратурасы хәзер тагын ике чат-бот булдыру өстендә эшли: анысы түләүләр һәм эшкуарларга ярдәм итү буенча булачак.

Фото: sosud-ok.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: