+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 09:33

Сайлау урынына - туймы?

Сайлау барышын күзәтүендә көтмәгән хәл килеп туган.

Сайлау урынына - туймы?
Сайлау урынына - туймы?

17 сентябрьдә Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзалары Ольга Панчихина, Марина Таран, Евгений Мельников, Юлия Картешко өч участок сайлау комиссиясендә (9, 14, 27) булды.

9нчы участок сайлау комиссиясендә сайлаулар ЗАГС бинасында уза, ул кечкенә генә, әмма анда эш көйләнгән.
Төркем ике камераның участок сайлау комиссиясе әгъзаларының эшен, сайлау бюллетеньнәре сейфын, стационар һәм күчерелмә тартмаларны түгел, ә никахлашу залын төшерүен күргәч, 9нчы сайлау участогына оператив рәвештә барып җитә. Тавыш бирүнең төп көнендә - 19 сентябрьдә никахлашу залында үткәреләчәге ачыкланды, шуңа күрә камера биредә урнаштырылган икән.

Ә сайлауларның беренче һәм икенче көне күрше бүлмәдә бара, бөтен процесс югарыдагы сайлау комиссияләре белән килешенгән, онлайн-яздыру алып барыла, участокта тавыш бирү штат режимында уза, партияләрдән, кандидатлардан, шулай ук Башкортстан Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр бар.

14нче сайлау участогында 1 камераның эшләмәве ачыкланган, ул техник булышлык ярдәме белән төзәтелгән. 27нче участок сайлау комиссиясе җәмәгать туклануы учреждениесе территориясендә урнашкан, шуңа бәйле рәвештә мобиль төркем аның эше белән танышырга һәм анда эшнең ничек оештырылуын, барлык кирәкле чараларның үтәлүен тикшерергә карар итте. Төркем килгәндә участок сайлау комиссиясе штат режимында эшләгән. Аларга бинаны җилләтергә киңәш бирелгән.

Фото: Иҗтимагый палата

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: