-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2021, 14:35

Тавыш та бирделәр, вакцина да ясаттылар

Бүздәк районының сайлау участокларында вакциналау пунктлары да ачылды.

Тавыш та бирделәр, вакцина да ясаттылар
Тавыш та бирделәр, вакцина да ясаттылар

1нче мәктәп бинасында вакциналау пункты җәелдерелгән. Мәктәпнең шәфкать туташы Лилия Мамлиева сайлаучылар белән коронавирустан вакцина ясау кирәклеге турында әңгәмә үткәрә. Аның сүзләренә караганда, сайлаучыларның күбесе вакциналау үткән. 17 сентябрьдә ул дүрт сайлаучыны кабул иткән.

Участок сайлау комиссиясе янында тиешле шартлар тудырылган медицина кабинеты җиһазландырылган. Теләге булган һәркемгә анда "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы ясала. Лилия Фәнил кызы мөрәҗәгать иткән һәркемнең температурасын, кан басымын үлчи, гомум хәлен бәяли. Анкета тутырганнан соң вакцина ясала. Арытаба пациент шәфкать туташы күзәтүе астында була.

– Бик уңайлы оештырылган, бер урында тавыш та бирдек, прививка да ясаттык. Көн саен яман чирнең гомерләрне өзүен ишетәбез, шуңа күрә үз-үзеңне һәм гаиләне сакларга кирәк дип саныйбыз, – диде ирле-хатынлы Насыйповлар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бүздәк районы буенча сайлау участокларында 7 вакциналау пункты җәелдерелгән, алар 1нче һәм 2нче мәктәпләрдә, район Мәдәният сараенда, Кәпәй-Кобау, Урзайбаш, Түреш, Таулар авылларында. Аерым медицина кабинеты булмаган объектларда бу максат өчен мәктәп автобусларын файдаланалар.

17 сентябрьдә аларда 87 кеше вакцина ясаткан. Барлыгы Бүздәк районында 11754 кеше вакциналанган.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: