Венеция авылында 1862 санлы сайлау участогы эшли. Ул "Венеция" шифаханә-профилакторие базасында урнашкан. Биредә 82 сайлаучы теркәлгән.
Сайлау участогы әгъзалары әйтүенчә, быел ике венецияле беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашса, иң өлкән сайлаучы 99 яшен тутыра.
Венециядә, нигездә, лаеклы ялдагы кешеләр гомер кичерә.
- Бездә мәктәп тә, кибет тә, клуб та юк, әмма социаль объектлар булмаса да, авыл халкы даими рәвештә төрле чаралар үткәреп тора. Бик тату, бердәм яшибез, - ди Башкортстан Республикасының атказанган табибы Альмира Бакирова. - Урман һәм юл буйларын чүп-чардан тазарту, яшь үсентеләр утырту өмәләрендә актив катнашабыз. Быел акча җыеп, мәңгелек йорт - зиратның коймасын яңарттык, җәй бик матур итеп туган авылыбызның 100 еллык юбилеен үткәрдек. Бу уңайдан авылдашларымның күбесе үз шәҗәрәләрен төзеде. Ә бәйрәм вакытында һәр капка төбендә диярлек сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр әзерләнде, зур концерт булды.
Венеция халкы, һәр чарадагы кебек, сайлауларда да актив катнаша. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров биргән мәгълүмат буенча, кичәге көн ахырына биредә 31,71 процент сайлаучылар үзенең гражданлык бурычын үтәп өлгергән.
Фото: komandirovka.ru