+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2021, 13:44

Башкортстан барысын да уздырырмы?

Башкаладагы "Сайлаулар төне-21" матбугат үзәгендә депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар дәвам итә.


"Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Башкортстан электораль солтанат булырмы-булмасмы дип көтәм. Элегрәк төбәктә хакимият партиясе яки ил лидеры өчен тавыш бирү гомумрусия күрсәткеченнән берничә процентка югарыграк була иде, әмма республика электораль солтанат булмады. Тик бу аны сәяси технолог буларак танылган Радий Хәбиров җитәкләгәнгә кадәр иде, ул үзе республика Башлыгы сайлауларында 82 процент тавыш җыйды. Бәлки, аннан тагын да зуррак нәтиҗә көтәләрдер», - дип шәрехләде сайлаулар барышын «Правда ПФО» басмасы мөхәррире Андрей Иванов.

Ул төрле төбәкләрдә сайлауларны күзәтүе турында сөйләде. "Бер төбәктә дә сайлау участокларыннан фотолардан пост урнаштырырлык блогерлар юк. Әлегә җитди югарылыкны тоталар", - дип билгеләп үтте оппозицион гәзиит журналисты.

Сайлау көнен озайтуга килгәндә, өч көнлек тавыш бирү сайлауларның нәтиҗәләрен алданрак күзалларга ярдәм итәчәк, дип саный спикер.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: