-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2021, 16:41

"Халыкның сайлау мөмкинлеге бар"

"Өч көнлек тавыш бирү кешеләр өчен уңайлы, кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта моның сайлау системасына җитди йөкләнеш булуын аңларга кирәк", — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлауда тавыш биргәннән соң.

"Халыкның сайлау мөмкинлеге бар"
"Халыкның сайлау мөмкинлеге бар"

"Элек комиссияләр бер көн эшләсә, хәзер - өч көн. Болар барысы да оештыру мәсьәләләре, сайлау бюллетеньнәрен, сайлау участокларын саклау белән бәйле. Шул ук вакытта без сайлауларны катлаулы вакытта үткәрәбез, коронавирус беркая да китмәде. Шуңа күрә без барлык санитар-эпидемиологик нормаларны да үтәргә тиеш. Бу, әлбәттә - өстәмә йөкләнеш. Әмма тагын бер кат ассызыклыйм, бу безнең халык өчен уңайлы", – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Башкортстан сайлаучыларының Дәүләт думасына депутатлар сайлауда актив катнашуын билгеләп үтте.
"Өч көн тавыш бирү – күпсанлы республика халкы кебек үк, минем өчен дә беренче тәҗрибә. Республика буенча беренче һәм икенче көнне дә күрсәткечләр яхшы булды. Миңа муниципалитетлардагы хәлне даими рәвештә әйтеп баралар. Уфада кешеләрнең бакчадан кайту белән шунда ук тавыш бирергә баруын күрәбез. Сайлау участоклары ябылгач, тулырак комментарийлар бирәчәкбез", – диде Радий Хәбиров.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: