+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2021, 17:06

Римма Үтәшева: "Кешеләр үз иленә битараф булырга тиеш түгел"

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Парламентарий сайлауга ире белән килгән.

Римма Үтәшева: "Кешеләр үз иленә битараф булырга тиеш түгел"
Римма Үтәшева: "Кешеләр үз иленә битараф булырга тиеш түгел"

"Бүген без конституцион бурычыбызны үтибез, яңа Русияне сайлыйбыз. Тавыш бирү бик мөһим эш – кешеләр үз иленә, якыннарына битараф калырга тиеш түгел, – дип ассызыклады Римма Үтәшева. – Әнием балачактан ук безне сайлауларга алып барды, ә хәзер улларым оныкларым белән йөри. Балалар буларак, алар безнең тәртип һәм иминлек булган илдә яшәргә тиешлегебезне аңлый".
Мәгълүм булуынча, 17-19 сентябрьдә Башкортстан буенча Дәүләт думасына депутатлар, Толбазы, Краснохолм һәм Буй сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатларны өстәмә сайлаулар, Уфа, Бөре һәм Белорет шәһәр Советларына, шулай ук кайбер авыл Советларына сайлаулар үтә. Барлыгы 175 кампания, алар барышында 312 мандат бүленәчәк, шулай ук исемлекләр буенча тавыш бирү булачак.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: