-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2021, 17:15

Сайлау участокларында – бәйрәм кәефе

Бүген - тавыш бирүнең өченче көне. Кырмыскалылылар активлык күрсәтә. Сайлау участокларында аеруча күңелле атмосфера, яхшы кәеф һәм җанлылык сизелә. Төрле чаралар: ярминкәләр, күргәзмәләр, концерт программалары сайлаучыларга бәйрәм кәефе бүләк итә.

Сайлау участокларында – бәйрәм кәефе
Сайлау участокларында – бәйрәм кәефе
Район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Биредә тәҗрибәле умартачылар авыл халкына һәм кунакларга сыйфатлы һәм тәмле бал тәкъдим итте, ит һәм көзге байлык – яшелчә-җимеш тә күп иде. Җимеш агачлары, куаклар һәм күпьелллык чәчәкләр сатучылар янында халык чират торды. Биредә үсенте сайлауда гына ярдәм итеп калмадылар, белгечләр киңәшләре белән дә ихлас уртаклашты. Үзәк мәйданнан җыр-моң агылды - район Мәдәният сарае артистлары “Күңелем моңнары” дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерде.
Әлбәттә, бу чарада катнашучыларның күбесе бәйрәм чараларына гражданлык бурычларын үтәгәннән соң килде, ә кемдер, киресенчә, бәйрәм кәефе белән тавыш бирергә юлланды.
Шунысы куанычлы, яшь кырмыскалылылар да активлык күрсәтә. Студентлар да ял көннәренә кайткач, туган авылларында тавыш бирде. Ә йөздән артык яшь кеше күптән түгел генә сайлау хокукына ия булды һәм бу мөмкинлектән беренче тапкыр әлеге сайлауларда файдаланды.
Ә инде төрле сәбәпләр буенча сайлау участокларына килә алмаган өлкәннәр, авыру кешеләр, бәләкәй балалары булган әниләрнең йортларына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре бара. Беркемнең дә мондый мөһим чарадан читтә каласы килми.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: