+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2021, 13:48

Сайлаучыларның яртысы тавыш биргән

"Сайлаулаулар төне" матбугат үзәгендә туры элемтә урнаштырылды.

Сайлаучыларның яртысы тавыш биргән
Сайлаучыларның яртысы тавыш биргән

Аның барышында Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комитеты секретаре Марина Долматова Дәүләт думасына сайлауларда тавыш бирүчеләр саны буенча мәгълүматлар китерде.

19 сентябрьгә 12 сәгатькә Башкортстан Республикасы буенча тавыш бирүчеләр исемлегенә 3 милион 3918 сайлаучы кертелгән. Территориаль сайлау комитеты мәгълүматларына караганда, бу вакытка аларның 53,5 проценты тавыш биргән, бу 1 миллион 608096 сайлаучы дигән сүз.

Уфа шәһәре буенча уртача күрсәткеч - 54,38, шәһәрләр буенча — 42,91, районнар буенча 60,68 процент тәшкил итте.

30 яшькә кадәр сайлаучылар саны 547 мең кеше тәшкил итә, бу - 17 процент. 80 яшьтән өлкән сайлаучылар - 127 мең, бу - 4,2 процент, аларның 127сенә 100 яшь һәм аннан да артык. Республика буенча сайлаучыларның уртача яше - 48 яшь, дип билгеләп үтте Марина Долматова.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: