Республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә узган ялларда үткән сайлаулар турында үз фикерләрен белдерде.
- Алга куелган бурычны тулысынча үтәдек. Безгә гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм тавыш бирү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк иде. Барлык участок комиссияләре оешкан төстә эшләде. Нинди генә сайлаулар булмасын, ул - сәяси көрәш. Әлбәттә, бездә дә мондый хәлләр күзәтелде. Без аларга вакытында җавап биреп бардык, - диде Радий Фәрит улы.
Шунда ук республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко да бәйләнешкә чыкты.
- 12 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, протоколларның 91,27 проценты эшкәртелгән. Республикада яшәүчеләрнең 72, 88 проценты тавыш биргән. Нәтиҗәдә, "Бердәм Русия" партиясе - 67,81 процент, КПРФ - 14,95 процент, ЛДПР - 6,7 процент, "Яңа кешеләр" - 3,2 процент, "Гадел Русия - гаделлек өчен" - 2,62 процент, Пенсионерлар патриясе 1,13 процент тавыш җыйган. Калган партияләр өчен тавыш бер процентка да тулмый. Шул ук вакытта, сайлауларда 13 меңнән күбрәк күзәтүче катнашты, - диде Илона Анатольевна.
Фото: ufa.kp.ru