+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2021, 15:22

Андрей Иванов: «Бердәм Русия» үзенең позицияләрен яхшыртты

Узган сайлаулар нәтиҗәләре турында "Правда ПФО" басмасының баш мөхәррире Андрей Иванов үз фикерен белдерде.

Андрей Иванов: «Бердәм Русия» үзенең позицияләрен яхшыртты
Андрей Иванов: «Бердәм Русия» үзенең позицияләрен яхшыртты

"Башкортстанда сайлауларның мондый нәтиҗәләре көтелгән иде. "Бердәм Русия"нең Радий Хәбиров җитәкчелегедәге төбәк бүлекчәсе үз позицияләрен шактый яхшыртты, биш ел элек партия рейтингы шактый түбәнрәк иде. Сайлауларда катнашу бик күпсанлы булды, һәм шактый җитди нәтиҗәләрне "Бердәм Русия" күрсәтте, - диде ул.

Журналист фикеренчә, кайбер башка парламент партияләре я, гомумән, сайлау кампаниясеннән читләшкән, я аларның сафларында, мәсәлән, "Гадел Русия"дәге кебек, икегә аерылган.

«Тулаем алганда, нәтиҗәләр төбәк Башлыгы Радий Хәбировның шактый югары рейтингын күрсәтә», - дип билгеләп үтте Андрей Иванов.

Сайлауларда хокук бозуларга килгәндә, аларның саны гомум федераль планда бүленми, дип билгеләде басма җитәкчесе. Ул, шулай ук, "кандидатлар,нинди генә партияләрдән сайланган булсалар да, парламентта эшләүдә тырышачаклар, чөнки нәкъ менә шуның өчен аларны сайлаганнар да" дигән ышаныч белдерде.


Фото: resbash.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: