+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2021, 20:55

Башкортстанны күрергә теләүчеләр арта!

Республикада 2035 елга туристлар агымын елына 5 миллион кешегә кадәр арттырырга планлаштыралар.

Башкортстанны күрергә теләүчеләр арта!
Башкортстанны күрергә теләүчеләр арта!

Бүген, 20 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә 2035 елга кадәр төбәктә туризмны үстерү стратегиясен эшләүнең төп нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.



Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова хәбәр итүенчә, документ Русия Федерациясендә туризмны үстерү стратегиясе нигезендә 2035 елга кадәр эшләнгән. Ул эчке һәм халыкара базарларда алга таба мавыктыру өчен сыйфатлы һәм көндәшле туристлык продуктын булдырырга, аның республика халкы өчен үтемле булуын арттырырга, шулай ук бизнес үсеше шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.



Моннан тыш, стратегия Башкортстанга “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектында катнашу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк, ул 2022 елдан башлап тулы күләмдә эшли башлаячак.



Төп күрсәткечләр арасында – туристлык агымының елына 5 миллион кешегә ирешүе, туристлык индустриясеннән керемнәрнең елына 25 миллиард сум булуы, тармактагы мәшгульләр санының ике тапкыр артуы һәм инвестицияләр күләмен 2,5 тапкыр арттыру. Шул ук вакытта 2021 елның алты аенда Башкортстанга 1,9 миллион турист килгән.



Эльмира Туканова фикеренчә, республикада туризмны үстерү драйверлары буларак этнотуризм, экотуризм, круиз ялын һәм су рекреациясен үстерү, автотуризм, медицина, балалар һәм социаль туризм юнәлешләре тора.


Планлаштырылган чаралар арасында — Уфа һәм Магнитогорск аэропортлары очып китү зоналарында музейлар булдыру, республика шәһәрләре һәм районнарында 75 визит-үзәктән торган челтәр булдыру, шулай ук төп локацияләрнең мастер-планын эшләү, төбәк брендларын һәм турпродуктларын алга этәрү, “зур мәгълүматлар” нигезендә стратегияне гамәлгә ашыру белән идарә итү.



Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туризм буенча дәүләт комитетына төбәкнең иң эре туроператорлары, шулай ук туризм өлкәсендә эшкуарлар белән стратегия буенча фикер алышуны оештырырга кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: