+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2021, 15:35

Хәвефсезлек чараларын алдан күрик!

Радий Хәбиров Пермьдә булган фаҗига уңаеннан Башкортстанның мәгариф учреждениеләрендә хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты.

Хәвефсезлек чараларын алдан күрик!
Хәвефсезлек чараларын алдан күрик!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республика Мәгариф министрлыгына һәм хокук саклау органнарына Пермьдә булган фаҗиганең нечкәлекләренә оператив рәвештә төшенергә һәм мәктәп укучылары, студентлар хәвефсезлеге буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кушты.


"Күптән түгел Казанда фаҗига булды, хәзер Пермьдә. Бу эш белән шөгыльләнегез, аннары миңа хәбәр итегез", — диде Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.


Билгеле булуынча, бүген, 20 сентябрьдә, Тимур исемле егет Пермь дәүләт университеты территориясенә корал белән үтеп кереп, ут ачкан. Соңгы мәгълүматларга караганда, сигез кеше үлгән, 24 кеше зыян күргән. Югары уку йортының матбугат хезмәтендә ут ачучыны тоткарлаулары турында хәбәр иттеләр.


Билгеле булуынча, һөҗүм итүче җинаятькә кадәр берничә минут кала социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. Анда ул үзенең экстремист түгеллеген һәм сәясәттән ерак булуын әйткән. Күрәсең, ул бу адымга күптән әзерләнгән.


“Мин бу хакта күптән уйладым, еллар үтте, һәм менә хәзер хыялдагыны эшләргә вакыт җитүен аңладым", - дип язган ул.

 
 
Фото: diveevo-today.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: