"Башкортстанда "Бердәм Русия"нең Русия парламентының түбән палатасының яңа составын сайлауларда җиңүе фаразлана иде инде, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Бүгенге көндә бу - сайлаулардан сайлауларга кадәр генә түгел, халык белән даими бергә булган бердәнбер сәяси көч. Партия проектлары эре шәһәрләрдә дә, кече авылларда да гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә республика халкы күпчелек тавыш белән чын эшләрне һәм тотрыклылыкны сайлады дип әйтергә мөмкин ".
Константин Толкачев сүзләренә караганда, Башкортстанда биш процентлы барьерны өч партия генә үткән.
"КПРФ һәм ЛДПР традицион рәвештә электоратның хуплавыннан файдалана. Бу юлы да аларга шактый күп тавыш бирелгән, - диде Константин Толкачев. - Шул ук вакытта "Гадел Русия - гаделлек өчен" берләшкән сәяси көчнең позицияләре бераз йомшарды. Соңгы вакытта партия активистлары үз программаларын алга җибәрүгә караганда партиядәге эчке каршылыкларны җиңү белән күбрәк шөгыльләнде. Бәлки, бу аларга сайлаучылар тавышын күбрәк җыярга комачаулагандыр".
Парламент спикеры федераль парламентның алдагы составлары белән җайга салынган конструктив диалогның Дәүләт думасының яңа депутатлары белән дә дәвам итәчәгенә өмет белдерде.
«Безне республика Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Дәүләт думасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең гамәлдәге форматы шатландыра, - диде Константин Толкачев. - Күп еллар дәвамында Башкортстан парламенты федераль кануннарга әйләнгән закон чыгару башлангычлары саны буенча алда бара. Депутатларның яңа составы белән дә без аңлашырбыз һәм федераль хокукый каныннарны камилләштерү буенча шулай ук нәтиҗәле эшли алырбыз дип өметләнәм".
Фото: bashinform.ru