+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2021, 18:03

Пермь! Без сезнең белән...

Бер гаепсез кешеләр гомере өзелде.

Пермь! Без сезнең белән...
Пермь! Без сезнең белән...


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Пермь дәүләт милли-тикшеренү университетындагы атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

"Пермьдә фаҗига. Кешеләр һәлак булды. Бернинди гаепсез кешеләр иде алар. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен гаеплеләрнең барысын да ачыкларга кирәк. Кайгы уртаклашам", - диде Башкортстан Башлыгы.

Элегрәк без Пермь дәүләт университетында Тимур Б.ның дробовиктан студентларга һәм узып баручыларга ата башлавын хәбәр иткән идек. Төбәк җитәкчесе тагын бер тапкыр мәктәпләрдә, колледжларда, университетларда иминлек чараларын тикшерергә кушты.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: