-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2021, 12:51

Пермь университетында атыш!

Әлегә 5 кеше үлгән, алтысы зыян күргән дип хәбәр ителә.

Пермь университетында атыш!
Пермь университетында атыш!

Пермьдәге югары уку йортына кораллы һөҗүм булган. Социаль челтәрләрдә пәйда булган видеодан күренүенчә, анда студентлар бинадан чыгу өчен тәрәзәдән сикерә.

Бу - Пермь дәүләт университеты. Вузның социаль челтәрләрендә хәбәр ителгәнчә, бинага 11 сәгать тирәсендә Тимур исемле кораллы кеше үтеп кергән, ул уку йортының ишек алдыннан ук ата башлаган.

Хәзерге вакытта барлык дәресләр дә туктатылган, билгеле.

Соңгы минутларда травматик коралдан атыш оештыручы ликвидацияләнгән дигән хәбәр килде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, биш кеше үлгән, алтысы зыян күргән. Билгеле булганча, һөҗүм итүче җинаятькә кадәр берничә минут кала социаль челтәрләрдә пост бастырган, ул үзен "экстремист түгел һәм сәясәттән ерак кеше" дип билгели.

"Бу хакта күптән уйладым, еллар узды, һәм бүген мин үзем хыялланган гамәлне башкарырга кирәклеген аңладым", - дип язган ул.

Фото: bash.dtp.official

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: