+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 сентябрь 2021, 09:58

“Дүртенче дулкын якынлаша”

Өстәвенә, пневмония һәм ОРВИ белән авыручылар саны да арта.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәне республикада узган сайлаулар турында мәгълүматтан башлады.

“Дүртенче дулкын якынлаша”
“Дүртенче дулкын якынлаша”

– Сезгә, Үзәк сайлау комиссиясенә, участок, территориаль комиссияләрнең бөтен системасына рәхмәт белдерәм. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Роспотребнадзор” хезмәткәрләренә рәхмәт.
Яңа сайланган Дәүләт думасы депутатлары арасында яңа кешеләр дә, төрле сәяси партияләр әгъзалары да бар, алар барысы да безнең республика мәнфәгатьләрен яклауга алыныр дип ышанам, бу бик мөһим, – диде Радий Хәбиров

Арытаба ул республиканың Мәгариф министрлыгына һәм хокук саклау органнарына Пермьдә булган фаҗигагә бәйле мәктәп укучылары һәм студентлар хәвефсезлеге буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кушты.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тулысынча вакциналануны 1,129 миллионнан артык кеше төгәлләгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә вице-премьер, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
– Ял көннәрендә республикада COVID-19дан 15 мең кеше вакциналанган. Аларның 60 яшьтән өлкәнрәкләре төбәктә 305 мең кешегә җитә, – дип белдерде Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төбәккә коронавирус йогышын профилактикалау өчен 1,675 миллион доза вакцина кайтарылган. Халыкны COVID-19дан вакциналау республикада 203 медицина пунктында оештырылган.
Гриппка каршы вакциналауга килгәндә, хәзерге вакытта республикага 1,183 мең шундый вакцина кайтарылган. 443 мең өлкән кеше гриппка каршы вакциналанган, диде Максим Забелин.
Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе башлыгы Анна Казак дүртенче дулкын коронавирус инфекциясе якынлашуы турында белдерде.
– Хәзер 14 яшькә кадәрге балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авырый. Күрсәткечләр югары. Социаль статус буенча алар – белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар, — дип белдерде Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе оператив киңәшмәдә.

Анна Казак хәбәр итүенчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәк хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә иртәнге фильтрларны контрольдә тоту һәм ковидка каршы чараларны үтәү буенча рейдлар үткәрә.
– Авырулар структурасы буенча, дәваханәдән тыш пневмония үсеше башланды. ОРВИ белән авыручылар саны да арта. Бездә авыручылар санының табигый көзге эпидемиологик күтәрелеше күзәтелә, бу борчылу тудыра. Эпидемия бусагасы 106 процентка, узган атнадагы белән чагыштырганда, 28 процентка арткан. Шуңа күрә гриппка каршы вакцина ясауның әһәмияте турында истә тотарга, активлашырга кирәк, – диде ведомство җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга, балалар арасында авыруларның артуы күзәтелү сәбәпле, уку йортлары эше буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Башкортстанда күпфатирлы торак йортларга 21 сентябрьдән җылылык биреләчәк. Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев билгеләп үтүенчә, республикада +8дән түбәнрәк температура дүртенче тәүлек рәттән саклана.
– 21 сентябрьдә җылыту сезонын башларга тәкъдим итәм. Республиканың көньяк өлешендә – муниципалитет башлыклары каравына: һава температурасын анализлагыз һәм, шуннан чыгып, карар кабул итегез, – диде ул.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдимне раслады, әмма көннәрнең җылыну ихтималлыгына да игътибар итте. Алан Марзаев ассызыклавынча, район башлыклары хәл-шартларны күзәтеп торырга тиеш. Моннан тыш, җылылык бирү турындагы гариза белән йортта яшәүчеләр үзләре дә мөрәҗәгать итә ала: моның өчен җыелыш үткәрергә кирәк һәм, милекчеләрнең ризалыгы булган очракта, фатирларга җылылык вакытыннан алда биреләчәк.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: