+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 сентябрь 2021, 19:26

Пермь университетында Башкортстаннан да студентлар булган

Алар - Әбҗәлил, Бөре, Кыйгы районында туган кызлар.

Пермь университетында Башкортстаннан да студентлар булган
Пермь университетында Башкортстаннан да студентлар булган

"Без - Пермь университеты студентлары. Без урамда бер футболкада калдык, үз әйберләребезне тулай торактан өйгә алып кайтып китә алмыйбыз. Безгә автобуска билетлар сатсыннар өчен паспортны булса да алырга кирәк. Без - өчәү, Башкортстан кызлары! Безгә ярдәм итегез, зинһар!”

Пермь югары уку йорты студентларыннан хәбәр Башкортстанның ЦУР системасына бүген иртәнге уннар тирәсендә килеп эләкте. Без тиз арада республиканың Мәгариф министрлыгы белән элемтәгә кердек. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр Әбҗәлил, Бөре һәм Кыйгы районнары кызлары булган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, безнең ике студент бүген Пермь краеннан чыккан, аларны туганнары каршы ала. Берсе иртәгә кайтырга тиеш, документлар - куллларында.

Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов студентларга өйләренә кайтырга ярдәм итә. Бәхеткә, атыш вакытында якташларыбыздан беркем дә зыян күрмәгән.

Пермь краенда бүген, 21 сентябрьдә, матәм көне игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, кичә 18 яшьлек студент Пермь дәүләт милли-тикшеренү университетында атыш оештырды. Трагедия бөтен илне тетрәндерде.

Башкортстанның ЦУР командасы һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: