+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 сентябрь 2021, 19:25

Уңайлы тормыш шартлары булдыру өчен

Бу өлкәдә башкарылган эшләр турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәян итә.

Уңайлы тормыш шартлары булдыру өчен
Уңайлы тормыш шартлары булдыру өчен

"Безнең максат - төбәк тормышы өчен иң уңайлы шартлар тудыру, дип берничә тапкыр әйттем инде. Без бу юнәлештә күптән эшлибез, - дип яза ул. - Әмма хәзер бу хәрәкәткә яңа импульс биреләчәк. Башкортстан медицина хезмәте күрсәтү, мәгариф, социаль яклау һәм халыкны эшкә урнаштыру механизмнары сыналачак пилот төбәкләр арасына керде. Проектта катнашучыларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген махсус рейтинг ярдәмендә күзәтеп торачаклар.

Бу - федераль инициатива, ул ил Президенты йөкләмәсе буенча май аенда эшләтеп җибәрелде. Без аның турында белгәч, бу программада катнашу өчен күп көч куйдык, чөнки ул безнең стратегик максатыбыз – тормыш уңайлылыгын максималь дәрәҗәдә күтәрү белән берләшәчәк.

Узган атнада без республика Башлыгы белән стратегик аудит төркеме белән очраштык, ул безгә яңа механизмнар кертергә ярдәм итәчәк. Якынча нәтиҗәләр ясадык, уңышларыбызның кайда булуын, ә кайда тагын да тырышырга кирәклеген карадык.

Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә октябрь башына кадәр бездә социаль учреждениеләрдә хезмәт күрсәтүнең ничек булуына җентекле анализ ясарга, ә аннары алынган нәтиҗәне халыкка кирәк булганы белән чагыштырырга килешү булды. Нәтиҗәләр шунда ук Республика белән идарә итү үзәге базасына кертелеп, яңа мәгълүматлар исәпкә алыначак, аны безнең мониторинг системасында караячакбыз.

Аңлаешлырак булсын өчен тәгаен мисал китерәм. 1 ноябрьдән без «Балага пособие бирү» хезмәтендә бердәм унификацияләнгән гариза формасын сынап карый башлаячакбыз. Әлегә һәр түләү өчен аерым гариза язарга һәм аерым документлар пакеты җыярга кирәк. Шулай ук ярдәм чараларын күрсәтү процессын да оптимальләштерәбез. Барысы да оператив һәм уңайлы булсын өчен башкарылачак.

Бөредәге халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында яңа схеманы сыныйбыз. Барлык кимчелекләрне дә төзәтеп бетерәчәкбез һәм шуннан соң бөтен республика буенча яңа тәҗрибәне таратачакбыз. Башка адымнар белән дә шул ук хәлне башкарачакбыз.

Болар барысы да без хәзер Гомумдәүләт социаль башлангыч кысаларында алып бара башлаган эшнең бер өлеше генә. Аның турында биредә даими хәбәр итәчәкмен.

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: