-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 сентябрь 2021, 22:24

Безнең балаларның хокукларын арытаба кем яклаячак?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга Ольга Панчихина кандидатурасын Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына тәкъдим итте.

Безнең балаларның хокукларын арытаба кем яклаячак?
Безнең балаларның хокукларын арытаба кем яклаячак?

– Кандидатура 23 сентябрьдә Дәүләт җыелышының пленар утырышында депутатлар тарафыннан каралачак. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайланган депутатлар саныннан күпчелек тавыш белән билгеләнә, - дип хәбәр итте парламент Рәисе Константин Толкачев. - Ольга Панчихина - билгеле кеше, өстәмә таныштыруга мохтаҗ түгел. Иҗтимагый эш тәҗрибәсе зур, республиканың Иҗтимагый палатасына җитәкчелек итә, актив эшчәнлек алып бара, күп кенә социаль, хәйрия, мәгариф проектлары авторы, хокук саклау эшчәнлеге мәсьәләләрен тирән аңлый. Аңа балалар хокукларын яклау кебек мөһим өлкәне ышанып тапшырырга мөмкин дип саныйм.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында ант биргәннән соң үз вазыйфасына керешкән дип санала.

Ольга Панчихина, бу вазыйфага расланса, 11 ел эшләгән Милана Скоробогатованы алыштырачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: