+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 сентябрь 2021, 04:20

Карлы яңгыр көтелә

Җылытты дип иртәрәк куанганбыз...

Карлы яңгыр көтеләКарлы яңгыр көтелә
Карлы яңгыр көтелә
Берничә җылы көннән соң Башкортстан янә салкын һава фронты йогынтысында булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Шулай итеп, "Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, 23-26 сентябрьдә республика территориясендә уртача һава температурасы +8,+10° тәшкил итә. Һава температурасы төнлә +2,+8°, урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә 0, -5°, көндез 11-17°.

Әмма 26-27 сентябрь төнендә үк салкын атмосфера фронты узар дип көтелә. Яңгыр һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем булачак. Төнлә һава температурасы -1,-6° кадәр, көндез +4,+9°ка кадәр кискен төшәчәк. Республика территориясе буенча тәүлеклек һава температурасы +1,+6° тәшкил итәчәк.

Фото: nikatv.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас