-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь 2021, 12:10

Республикада Бала хокуклары буенча яңа вәкил

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның көзге беренче пленар утырышы узды.

Республикада Бала хокуклары буенча яңа вәкил
Республикада Бала хокуклары буенча яңа вәкил
Анда “2021 елгы корылык нәтиҗәсендә Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгында килеп туган хәл һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча күрелүче чаралар турында” темасына "Хөкүмәт сәгате" узды. Депутатлар алдында республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады.

Ул белдерүенчә, Башкортстанда аномаль эссе һава һәм корылык фонында 600 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре зыян күргән, шул исәптән 304 мең гектарда уңыш юкка чыккан. Узган җәйдә һава температурасы - нормадан уртача 4 градуска югарырак, ә явым-төшемнәр саны нормадан 2,5 тапкыр кимрәк булган. Киләсе елда авыл хуҗалыгында кече бизнеска тугыз юнәлеш буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Беренче чиратта бу – “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты программалары. Әйтик, “Агростартап” программасы буенча финанслауның план күләме 63,7 миллион сум тәшкил итәчәк, ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләргә 225,9 миллион сум каралган.

Утырышта “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”, “Башкортстан Республикасында туристлык эшчәнлеге турында“ Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" һәм башка мөһим закон проектлары каралды.

Республика Башлыгы Башкорстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Ольга Панчихинаны тәкъдим иткән иде. Депутатлар кандидатураны хуплады һәм аңа теләкләрен җиткерде. Моңа кадәр 11 ел шушы вазыйфаны биләгән Милана Скоробогатова үткән ялларда узган сайлаулар барышында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайланды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: