+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2021, 11:49

Өйләргә җылылык килә!

Бу хакта тиешле карар имзаланды.

Өйләргә җылылык килә!
Өйләргә җылылык килә!

Кичә Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков 2021-22 еллардагы ягып җылыту сезоны башлану турындагы карарны имзалады. Шәһәрнең күпфатирлы йортларына җылылык бирү 25 сентябрьдән башлана.

Карарда җылылык энергиясе белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләренә заявкалар нигезендә кулланучыларга җылылык бирүгә керешергә кушылды.

Кулланучыларга вакытында тапшыруны тикшереп тору Уфа хакимияте бүлекчәләре җитәкчеләренә, башкала районнары хакимияте башлыкларына йөкләтелә.

Барлык мәсьәләләр буенча шәһәр халкы 2021-22 еллардагы ягып җылыту чорында 277-09-11 номеры буенча шәһәр штабының колл-үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Шулай ук халык үзләренең идарәче компанияләренә, ТСЖга, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга мөрәҗәгать итә ала.

Уфаның сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәсе учреждениеләренә җылылык бирү 16 сентябрьдә башланды.

Фото: ufacity.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: