+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь 2021, 10:35

Республикада кар явуы көтелә

“Башгидрометүзәк” синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Республикада кар явуы көтелә
Республикада кар явуы көтелә
Көзге җылы, кояшлы көннәр озакка бармады. Бүгеннән һава торышы республикада кискен үзгәрәчәк. Җылы киемнәрегезне әзерләп куегыз, дуслар!


Дүшәмбе, 27 сентябрьдә, Башкортстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, аерым районнарда кар явуы көтелә. Бу хакта “Башгидрометүзәк” синоптиклары хәбәр итә.


Җил көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә + 1,+6°, урыны белән һавада һәм туфракта 0, -3°, көндез +6,+11 градус.


Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә, иртәгә, Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчле җил көтелә.


Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, урыны белән термометр баганасы 0 градус күрсәтәчәк, көндез +11,+16 градус булуы көтелә.
 


Фото: pristor.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: