+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь 2021, 18:00

Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе старт алды.

Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!
Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!
25 сентябрьдә республикада инде традициягә әйләнгән “Яшел Башкортстан” акциясе старт алды. Акция барышында җәмәгать һәм ишегалды территорияләрендә зур агачлар, үсентеләр, башка агачлар утыртылачак.


Беренче чиратта бу елда тематик аллеяләр утыртуга аерым игътибар биреләчәк, шулай ук объектлар исемлегенә “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән урыннар кертеләчәк.


Иглин районында акциядә 500гә якын кеше катнашкан, 1380 агач һәм куак утыртылган. Нарат, чыршы, алмагачлар, миләшләр һәм хәтта хуш исле ясмин районның бизәге булачак.


Яңавылда бүген янә бер аллея утыртылды. “Яшел Башкортстан” экологик акциясе кысаларында Ленин урамында сирень аллеясе утыртылды. Акциядә барлыгы 1218 кеше катнашты, 2 мең агач утыртылды.


Стәрлетамак районында акциядә 500дән артык кеше катнашкан, 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Биредә 280 каен, юкә, сирень, имән, миләш, чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылган. Уртак игелекле эштә берләшеп, өлкәннәр дә, кечкенәләр дә үсентеләр утыртуда катнашкан. "Агач утырту – җирдә үз эзеңне калдыру, табигатьне саклауга үз өлешеңне кертү өчен менә дигән мөмкинлек", — ди район халкы.


Кушнаренко районының Шәрип авылындагы Картлар йорты янында гадәти булмаган "Әбием бакчасы" аллеясе барлыкка килгән. 30дан артык алма, чия, слива һәм кара миләш үсентесе, 12 төп карлыганны СССР Дәүләт премиясе лауреаты һәм Башкортстан Республикасының атказанган агрономы Лидия Стреляева бюсты янында утыртканнар. Акциядә районның 1000нән артык кешесе катнашкан.


Благовещенда узган акциядә 1500дән артык кеше катнашкан. Районда актив халык, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм хәтта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ярдәме белән 320дән артык агач үсеп утырачак.


Нефтекамада Нефтьчеләр урамында яңа аллея барлыкка килгән, аны “Офицерская” дип атаганнар. Анда 46 төп үсенте утыртылган. Аллея Русия Прокуратурасының 300 еллыгына багышланган. Шулай ук Комсомол проспектында “Каштан аллеясе" барлыкка килгән, анда 38 төп каштан утыртылган.


Башкалада иртәнге якта акциядә 23 меңнән артык кеше катнашты. Уфаның барлык районнарында агачлар утырту узды. Район хакимиятләре мәгълүматларына караганда, республиканың 20 шәһәрендә 1 470 агачтан торган 23 тематик аллея («Җиңү», «Балачак», «Дан», «Хәтер», «Космонавтлар», «Спорт» һәм башкалар) барлыкка киләчәк. Тулаем республика буенча акциядә 93 меңнән артык кеше катнашу, 4 меңнән артык эре агач утырту, 70 мең агач һәм куак утырту, 870 берәмлек махсус техника җәлеп итү планлаштырыла.


Акциянең беренче көне төгәлләнде. Анда бөтен республика буенча дистәләгән мең кеше катнашты. Алар — битараф булмаган кешеләр, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципалитетларның хакимият башлыклары.


Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


#командаХабирова #правительстворазвития #комфортныйрегион #ЗелёнаяБашкирия

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: