+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 сентябрь 2021, 14:15

Радий Хәбиров: "Башкортстан сезнең белән горурлана."

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Радий Хәбиров: "Башкортстан сезнең белән горурлана."
Радий Хәбиров: "Башкортстан сезнең белән горурлана."

"Хөрмәтле машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген аны республиканың 100дән артык предприятиесе билгеләп үтә, аларның продукциясе Башкортстаннан читтә дә киң танылган, югары сыйфаты һәм ышанычлылыгы белән дан тота. Аның ихтыяҗы булмаган бер генә тармак та юк.

Безнең машина төзүчеләребез илебез икътисады үсешенә, илнең фәнни-технологик үсешендәге алдынгы бурычларны хәл итүгә, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертә.

Республика тармак динамик рәвештә үссен өчен бөтен көчен куячак. Бүген яңа үсеш драйверлары барлыкка килә. Предприятиеләрне тирән модернизацияләү, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге базасында яңа инновацион производстволар формалаштыру бара. Алда - яңа казанышлар һәм җиңүләр.

Барлык ветераннарга һәм машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә профессиональлек, новаторлык, җаваплылык һәм сайланган эшкә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Башкортстан сезнең белән горурлана.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа үрләр һәм уңышлар телим!" - дип яза республика Башлыгы.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: